Уенда катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, АВТОМОБИЛЬЧИК сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр. Уен электрон презентация белән үрелеп барды. «Китап дөньясына рәхим итегез» күргәзмәсенә ясалган күзәтү балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар китапханәгә «Укучының мәдәни көндәлеге» белән килделәр: уку елы башлану белән әлеге проектның яңа этабына старт бирелде. Татарстаныбызның мәдәният дөньясына хәерле юл!