Иң элек аларны район башлыгы Зарипов Илдус Фатихович котлады. Ул аеруча тырыш хезмәт куйганнарга район администрациясенең грамоталарын һәм мактау кәгазьләрен тапшырды.Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләде. Мәгариф хезмәткәрләрен җырчылар һәм биючеләр үз иҗатлары белән котладылар.