Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!
Айдар авыл мәдәният йортында да әлеге бәйрәм уңышлы гына үткәрелә башлады. 14 октябрь көнне “Йөзләрендә иман нуры- башларында ак калфак”-дип исемләнгән чарада авылыбызның төрле өлкәдә җиң сызганып эшләгән тырыш авыл хатыннары белән җылы очраушу булды. Кайнар чәй, табын күрке булган бәлеш һәм җырлар белән үрелеп барган очрашу -сагынып сөйләргә калсын иде!