Һәр атнаның пәнҗешәмбе көне - Олы Мишә урта мәктәбендә спорт көне. Бу көнне мәктәптә спорт чаралары, күңелле эстафета уеннары, спорт ярышлары үтә. Мәктәптә бадминтон, мини-футбол, милли көрәш түгәрәкләре эшли. Укучыларыбыз спорт түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. Мәктәбебездә һәр бала сәламәт яшәү рәвеше алып бара.