2018 елның 14 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү, конкурс булып үтте.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2019 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хужалыкларында авыл хужалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшерелде.
Әзерлекне тикшерүдә ФГБОУ ДПО «ТИПКА»ның хезмәтне саклау методик-укыту үзәге җитәкчесе Фәрит Ахметов, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низамутдинов, Теләче муниципаль районы үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек итү идарәсе житәкчесе Хамит Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре хәм белгечләре катнашты.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгына 64 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 63 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Агролак» хәм ҖЧҖ «Теләче Агро»ның СХТна 62 шәр балл белән бәяләнде.