Суыклар башлану белән сулыклар беренче боз катламы белән каплана.

2018 елның 16 ноябре, җомга

Барлыкка килгән беренче бозда балаларның, яшүсмерләрнең һәм кайбер өлкәннәрнең дә тизрәк шуып карыйсы килә. Әмма көзге боз бик куркыныч. Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсә дә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта.

Су объектларында балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасының зур төркемнәрендә  "Яшь коткаручылар"исемле тематик спорт чарасы узды. Балалар уен формасында көзге-кышкы чорда су объектларында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр, сулыклар янында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен ныгыту өчен коткаручылар командасын  төзеп, суда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тырыштылар. Балалар бергә елганың көчле агымын кичтеләр,  тау елгасы өстендәге эленеп торган асылмалы күперне үттеләр, суда батучыларны коткардылар. Шул рәвешле, мәктәпкәчә яшьтәге балалар уен аша табигать көчләре турында күзаллауны һәм гадәттән тыш хәлдә дөрес карар кабул итә белүгә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International