Тәкъдим ителгән бәйгенең максаты: укучыларны игелек һәм явызлык төшенчәсе белән таныштыру; «игелек» төшенчәсенең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату; балаларның холкын ачыклау өчен шартлар тудыру; яхшылык, матурлык һәм хезмәт төшенчәләрен берләштерү. Үз рәсемнәрендә балалар әйләнә - тирәдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәтләрен белдерделәр.