13 -18 ноябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә узган “Созвучие сердец” дип исемләнгән өченче бөтенроссия конкурсында, районыбыз исеменнән катнашып, Чулпан Зиннатуллина “Эстрада сәнгате” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат (12 -15 яшь арасы), Регина Алексеева “Эстрада сәнгате” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат (16 – 21 яшь арасы) , Илюза Әхмәтҗанова «Халык эстрада сәнгате» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат (16 -21 яшь арасы) исеменә лаек булдылар һәм акчалата сертификатлар белән дә бүләкләнделәр.