Сәламәтлек - зур байлык

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

20 нчы ноябрь көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә ”Сәламәтлек - зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Чара барышында балалар дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләрнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белделәр. Алар бик актив булдылар: уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр. Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International