2018 нче елның 20 нче ноябрендә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Сафина А.Э. һәм Зайнуллина Р.Х. җитәкчелегендә К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсының сайлап алу этабында катнаштылар. Алар жюрига Т. Миңнуллин “Без бит авыл малае” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Галлямов М. җыр номинациясендә чыгыш ясады.