Фән олимпиадалары уку процессында әһәмиятле урын алып торалар. Бөтенросссия фән олимпиадаларының муниципаль турлары башланып китте. Алан урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика фәненнән мәктәп күләмендә җиңүгә ирешкән укучылары иртәгә район масштабында үзләренең көчләрен сынаячаклар. Аларга уңышлар телибез!