Көзне муллык, байлык фасылы дип юкка гына әйтмиләр. Шушы уңайдан Олы Мәтәскә балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә "Көзге хәзинә" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә балаларның әти-әниләре белән бергәләп яшелчә, җиләк-җимештән эшләнгән кул эшләре урын алды.