«Җәлил укулары»

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Теләче мәктәбендә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештырды. Чараның максаты татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Безнең балалар бакчасы да әлеге бәйгедә актив катнаштылар һәм  төрле номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә, хәтта инглизчә дә сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International