20 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсе тарафыннан, үзенең яшь китап укучылары өчен балалар язучысы Шәүкәт ага Галиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Ш.Галиев-балалар әдәбиятының алтын баганасы”дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды, әсәрләрен укып,”сорау-җавап” формасында әңгәмә, иң кызыклы геройларының рәсемнәрен ясау конкурсы үткәрелде. Аның күпкырлы иҗаты,бигрәк тә балалар шигърияте әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Алар үткен телле, нечкә юмор хисе белән сугарылган, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, изге күңеллелек һәм якты елмаю белән, яшь укучыларының психологиясен аңлап иҗат ителгәнлектән, язучының һәр әдәби әсәрен балалар бик теләп тыңладылар һәм әңгәмәгә кушылдылар, рәсемнәрен ясадылар.