21нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Әлеге чарада Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар да катнашты. Алар Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр иде.