20-21 ноябрь көннәрендә Казан авиация институты базасында “Россия педагоглары: мәгарифтәге инновацияләр” исеме астында Бөтенроссия Форумы узды. Быелгысы елны форум “Киләчәк кешесе” темасына багышланган иде. Форум эшендә мәктәпкәчә, гомуми, профессиональ-техник һәм өстәмә белем бирү өлкәләреннән меңнән артык вәкил килгән иде. Безнең районнан Форум эшендә Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы катнашты.
Форумның оештыручылары булып “Россия педагоглары” форумы дирекциясе, Бөтенроссия педагоглары җыены, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясе, региональ профиль ведомстволары, “Гыйлем” Россия җәмгыяте. Форум россия президенты администрациясе ярдәмендә уздырыла.
Форум эшендә интерактив технологияләр, робототехника, укыту җиһазлары, цифрлы лабораторияләр, укыту дәреслекләре һәм әсбапларының зур масштабтагы төрле экспозицияләре эшләде.