Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар һәм уен күнекмәләре зур роль уйный. Мәсәлән, таякчыклар белән башваткычлар. Бу башваткычлар, таяклар ярдәмендә бер фигураны икенче фигурага төрләндерүгә юнәлдерелгән. Бу уеннар сан һәм санау күнекмәләре, геометрик фигуралар, яссылыкта ориентлашу, логик фикерләү сәләтен үстерә. Безнең Шәтке балалар бакчасында бу күнекмәләр еш кулланыла, бу ысул балаларга бик охшый.