I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

21 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында  Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе узды. Бәйгене оештыручылар -  Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары. Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Конкурс җиде номинация буенча үткәрелде,  3 яшьтән  алып 25 яшькә  кадәр  катнашучылар ярышты. Бүгенге чараны "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы район бүлеге җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова ачып җибәрде. Ул конкурста катнашучыларны куелган таләпләр белән таныштырып узды. Район буенча барлыгы 200 дән артык гариза тапшырылса, Теләче урта мәктәбеннән   төрле номинацияләрдә 30 дан артык укучы катнашты. 7-10 нчы сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлилнең  “ Вәхшәт” шигыре инглиз телендә сәхнәләштерелде. Әлеге иҗади эшне сәхнәгә куйган инглиз теле укытучылары А.С. Гимаева һәм Л.К. Хәмидуллинага бик зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International