Бу бәйгенең төп максаты РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү, саклау һәм аңа ярдәм итү; Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына кызыксыну уяту; яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; сәнгать һәм башкару осталыгын арттыру өчен шартлар тудыру;талантлы, сәнгатьле сөйләм осталарын барлау; әдәби әсәрләргә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
Бәйгедә безнең Лесной балалар бакчасыннан ике бала катнашты. Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” һәм “Җырларым” шигырен алар бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балаларга алга таба да зур уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!