Очрашуга иң күп китап укучы әниләр, әбиләр һәм Г.Галимуллинаның иҗатын сөючеләр чакырылган иде. Чарада әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, Г. Галимуллина китабыннан өзекләр укылды. Гөлсинә Галимуллина әсәрләренең төп темалары-хатын-кызлар язмышлары, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр, балаларны тәрбияләү, гаилә проблемалары тора. Китап сөючеләрне җыйган әлеге чара матур һәм кызыклы килеп чыкты. Очрашуда катнашучылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын китап авторына бирделәр, гомумән язучы иҗатын тагын да күбрәк ачу мөмкинлеге алдылар. Г. Галимуллина иҗаты буенча күргәзмә дә зур кызыксыну белән кабул ителде.