Әнием- күз нурым!

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь  көнне,  Баландыш балалар бакчасында  “Әниләр” көненә багышланган матур чара булып үтте. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да,тәрбиячеләр дә бөйрәм кичәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International