23 нче ноябрь көнне Теләче беренче балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе – 2019” районкүләм һөнәри бәйгенең сайлап алу турының өченче көне узды.

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Бүген анда безнең  Теләче 1нче балалар бакчасы педагоглары катнаштылар. Хәбирова Ф.Ф. балаларны әкият дөньясына сәяхәткә алып барды. Аңа "Кызыл калфак" геройлары ярдәмгә килде. Мөлекова Г.Ф. белән мәктәпкә әзерлек төркеме бик кызык эксперимент уздырды һәм агачларны саклау өчен эмблемалар ясады. Ә Ибраһимова А.Р. белән балалар яңа методик алым кулланып, органик пыялалы мольбертларда рәсем ясау серләренә төшенделәр, балыкларга ярдәм иттеләр.   Барлык тәрбиячеләр дә үз эшләренең остасы икәнен раслап,  кызыклы, мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм бәйгедә җиңү теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International