Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ачык чара

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Бүген “Адымнар нык, юллар имин булсын ”дип исемләнгән шундый чараларның берсе булып узды. Чарада районыбызның мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н., район ЮХИДИ бүлегенең полиция өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х. һәм Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  катнашты. Балалар светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча башка булган белемнәрен күрсәттеләр. Чараның ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International