22-25 ноябрь коөннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2006-2007 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан беренчелеге булды. «Теләче» балалар спорт мәктәбе җыелма командасын Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары яклады. (Тренерлары: Габделхәев Р.Х., Зәкиев Ә.Х., Шәяхмәтов Ш.А.).
Барлыгы 10 команда катнашты, Биектау, Арча командалары белән уйнап, безнең кызлар үзлэренең төркемнәрендә 2 урынга чыктылар, гомумкоманда урыннары буенча – 6 урында.
1 урын – Кукмара
2 урын – Аксубай
3 урын – Арча
4 урын – Балтач
5 урын – Сарман командалары.