Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен.  Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.  Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!  Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше. 

      25 ноябрь көнне  Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында  Әниләр көне уңаеннан, «Әниемнең күзләрендә дөньяның матурлыгы” дип исемләнгән музыкаль кичә үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International