Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы, өстәмә белем бирү җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “АРТ- ПЕРСПЕКТИВА” дип исемләнгән Халыкара конкурста 1 нче һәм 3 урыннарга лаек булдылар. Зилә Рафаил кызы югары таланты һәм иҗадилылыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без үз чиратыбызда аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, яңадан- яңа уңышлар телибез!