“Әниемә бер җыр бүләк итәм...”

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Әни, әнекәй... Кеше туганнан алып соңгы көненәчә шушы исемне ничә мәртәбәләр кабатлый икән? Әни – гаиләне җылытучы учак кебек бит ул. Янда әни булганда, аның барлыгын тойганда, сиңа рәхәт, тыныч. Шатлыклар уртак, авырлыклар килсә син  ялгыз тугел...

24 ноябрь көнне Әниләр бәйрәме уңаеннан безнең Олы Мишә балалар бакчасы коллективы, балалар һәм әниләр тарафыннан авыл мәдәният йортында зурлап “Әниемә бер җыр бүләк итәм...” исеме астында мәдәни чара үткәрелде. Ул кичне безнең барлык гаиләләребезне дә сәхнәдә күрергә мөмкин иде. Сәхнә җыр-бию, күңелле тамашадан гөр килеп торды. Балалар тәрбияче апалары Фәрдәнә Шәкүрова өйрәткән җыр һәм биюләрне осталык белән башкардылар. Сәхнә көтелмәгән мәзәк күренешләргә дә бай булды. Балалар авыл авыл халкын һәм кунакларны эчкерсез, самими чыгышлары белән җәлеп итте. Тамашачы чыгышларга алкышларын кызганмады. Соңыннан, киләчәктә  балалар бакчасына йөрүче балаларыбызны, аларның хезмәтне яратучы һәм сәнгатькә гашыйк гаиләләрен кабат авыл һәм зуррак сәхнәләрдә күрергә насыйп булса иде дип, өйләргә таралыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International