Күргәзмәдә язучының китаплары, шулай ук аның иҗаты турында сөйләүче газета - журнал материаллары тәкъдим ителде. Шәүкәт Галиев поэзиясе лирик интонациясе белән генә түгел, әхлакый яктан тулы, чиста булуы, кешенең рухи дөньясына психологик яктан үтеп керүе белән да җәлеп итә.