Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың, иң кадерле, газиз кешеләр.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 24 ноябрь көнне илебез  әниләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Әнием кочагы изгелек учагы” дип исемләнгән очрашу булып узды. Әлеге кичәгә  2018 елның иң күп китап укучы әниләре чакырылды. Әниләрне котлап матур теләкләр әйтелде.Төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып, чәй эчеп, әниләр бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International