Танылган язучы Николай Носовның китапларын балалар бик теләп укыйлар.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Аның әсәрләре күңелле, мавыктыргыч, тормышчан, гыйбрәтле, зирәк, гадел, дөрес, кыю булырга өйрәтә.

Быел Николай Николаевич Носовның тууына 110 ел тулды.  23 ноябрь көнне китапханәдә балалар өчен Николай Носовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу - "Елмаю һәм көлү — болар барысы өчен дә" үтте.

Балалар белән бергә без язучының әсәрләре буенча сәяхәткә киттек.  Без табышмаклар чиштек, презентация белән үрелеп барган кызыклы конкурсларда катнаштык, кроссворд чиштек. Алга таба фикер алышу өчен «Тере шляпа» хикәясен сайладылар. Балалар бик теләп катнашты. Аннан соң әлеге китап турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International