Бүген Теләченең 1нче балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнеңмөмкинлекләре һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартлары" диеп аталган семинар узды.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Семинар барышында, Мөлекова Г.Ф. һәмСабирҗанова Л.М. бакчада информацион технологияләрне куллану алымнары турында мастер- класслар күрсәттеләр. Район мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Г.М. педагогларның сайты һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Педагогларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Семинар бертавыштан уңышлы һәм нәтиҗәле узды дигән фикергә киленде.  Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен педагоглар, һичшиксез, практикада кулланачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International