26 нчы ноябрь көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында “Әниләр көне” уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган  изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International