Әниләр көне

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Әни булу гаять олы, мактаулы бурыч. Әниләребез – бөтен гөмерләрен балаларга багышлаган кешеләр. Алар безнең уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый. Бердәнбер иң якын, иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләребез сез –әниләр. Шушы уңайдан Иске Җөри балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чарада балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур  биюләрен бүләк иттеләр. Ә бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International