Бүген Теләченең 1нче балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең мөмкинлекләре һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартлары " диеп аталган семинар узды. Район мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Г.М. педагогларның сайты һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Бу семинарда безнең Шәдке балалар бакчасының тәрбияче Валимухаметова Инна Геннадьевна да катнашты.