Хокукый белемнәр барлык кешеләргә үзләре генә түгел, ә төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тоту нигезе буларак кирәк. Китапханәче баланың төп хокуклары турында сөйләде. Һәрвакыт үз хокукларыңны белергә һәм беркайчан да башка кеше хокукларын бозмаска кирәклеген аңлатты. Әңгәмәгә йомгак ясап, балаларга бик күп кирәкле һәм акыллы китаплар уку өчен китапханәгә еш йөрергә киңәш итте.