Николай Носовның мавыгулары күп булган, әмма яшь чагында ул химик булырга ниятләгән һәм хәтта чердакта лаборатория оештырган. Шуңа да карамастан, 19 яшендә ул кинематография белән мавыга һәм 1951 елга кадәр мультипликация, фәнни һәм уку фильмнарын куючы һәм режиссер булып эшли. 1938 елдан соң аның «Живая шляпа», «Мишкина каша», «Фантазёры» кебек хикәяләре барлыкка килә. Ачы авыл китапханәсендә балалар язучысы юбилеена багышлап " Носов - детям " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, шулай ук яшь укучыларыбыз өчен күзәтү һәм тәкъдим итү әңгәмәсе үткәрелде. Балалар яраткан язучының, үзе белән өйләренә китаплар алдылар.