Ярышларда 11 команда, 70 тән артык спортчы катнашты. Кыямов А.Ә. улы җитәкчелегендә безнең районнан да өч спортчы әлеге ярышларда булып кайтты. 75 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Имамиев Илфат һәм Габдуллин Инсаф – 2 урын, 9З кг. кадәр үлчәү авырлыгында Зәйнетдинов Ришат 1 урынны яулады.