Куркырга кирәкми, белергә кирәк

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

1 декабрь көнне китапханәче Терентьева Ирина Владимировна Шармыш авылы фельдшеры Тимерханов Фидаил Камилевич белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «куркырга кирәкми, белергә кирәк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чарага Шармыш урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары чакырылган иде.

 Без балаларны ВИЧ-инфекция, СПИД төшенчәләре, ВИЧ стадиясенә ничек үтеп керүе, ВИЧ йоктыруның ничек килеп чыгуы, әлеге вирус белән ничек зарарлануы, профилактика чаралары, бер үк вакытта чакырылган кешеләргә " Каждый спасенный – на вес золота» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.

 Чара ахырында балаларга СПИД авыруы турында сөйләүче буклетлар таратылды. Чараның максаты булып яшьләрдә СПИД турында кеше тормышына реаль куркыныч янау буларак дөрес күзаллау булдыру, СПИДны профилактикалауның төп чаралары белән танышу торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International