Әниләр көне.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

30 ноябрь  көнне,  Алан балалар бакчасында  Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булды. Балалар  сөекле әниләрен  әниләр көне белән котлап шигырьләр сөйләделәр,матур җырларын , дәртле биюләрен биеделәр. Абдулла Алишның “Куян кызы”әкиятен  сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шулай ук әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.  Балалар да , әниләр дә бәйрәмнән кәнәгать калдылар.

Кадерле әниләребез!   Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, балаларыгызның игелекләрен генә күреп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай кадерле, сөекле-сөйкемле булып яшәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International