Елның иң якты, иң күңеллесе-Әниләр көне.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 1 декабрендә Ачы мәдәният йортында «Рябинушка» балалар коллективы һәм фольклор коллективы катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды!!! .Барлык кунаклар, кадерле әниләр, әбиләр канәгать калдылар. Концерттан соң чәй эчү булды.Түгәрәк өстәл артында әниләр, узган чорлар турында, җырларны искә тошереп жырлап утырдылар. Әни, безнең фәрештә, йортыбызга ямь һәм  безгэ күңел бируче. Шуңа Күрә Әниләр көне-үзенчәлекле бәйрәм, ул туган, назлы кеше турында искә төшерә. Бу бәйрәмгә барысы да килгән иде: балалар, яшьләр, гади кешеләр, өлкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International