«Бәхет йолдызы»

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Теләче № 2 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел саен Яр Чаллы шәһәренең «1 нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗат сарае» тарафыннан үткәрелә торган «Бәхет йолдызы» милли татар сәнгате Республикакүләм фестиваль-конкурсында катнаша. Быел да бубәйгегә музыка җитәкчесе Рафикова Л. А. җитәкчелегендә балалар вокаль чыгыш әзерләделәр.  Узган атнада конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды: безнең балалар Зиннәтуллин Р. Х. һәм Гыймадиева Д. Д. "Кәләпш-калфагым" җырын башкарган өчен "Вокал-ансамбль"номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Тәрбияләнүчеләребезне һәм педагогны чираттагы җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International