4 нче декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе балалар үзәк китапханәсе белән берлектә, инвалидлар декадасы уңаеннан, сәламәтлекләре чикле булган китап укучылары өчен, "Мәрхәмәтлелек бизи кешене " дип исемләнгән чара уздырды.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бәйрәм чарасы түгәрәк өстәл артында үтте. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, аралаштылар, районыбызда  узган “Җәлил укулары” конкурсының “Җәлил татарча” номинациясендә махсус бүләккә ия булган Айрат Якупов һәм Рүзәл Гәрәевка дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International