3 декабрь Россиядә дүртенче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Шул максаттан,  Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Билгесез солдат истәлегенә” обелиск янында мәгълүмәти сәгать  үткәрде. Бу чарада 5 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан  укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә обелискка  чәчәк куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International