Бу көн дәүләт ял көне түгел, ләкин үлем синдромына каршы актив көрәш алып баручылар өчен бик мөһим һәм җитди дата. 1 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД – җәмгыятькә үлем куркынычы яный" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Күргәзмәнең максаты-ВИЧ - СПИД проблемасы турында белемнәрне пропагандалау.