Әлеге чарада Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балаларга китаплар бүләк ителде. Бу матур традиция инвалидлар ункөнлегендә ел да үтәлә. Даими рәвештә китапханәгә йөри алмаган укучыларыбыз канәгать калырлар һәм китап укуга кызыксынулары артыр дип өметләнәбез.