2 декабрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры һәм авыл җирлеге башлыгы берлектә җирлек территориясендә яшәүче инвалидларның өйләрендә булдылар. Авыл җирлеге башлыгы нык сәламәтлек, озын гомер теләп азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды.