Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 5 декабрьдә 1-5 сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.