12 декабрьдә Россия, Конституция көнен билгеләп үтә.

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Моннан егерме биш ел элек 1993 елның декабрендә бөтенхалык тавышы белән кабул ителгән Төп Закон җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принципларына нигез салды.

Бүгенге Конституция - Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Бу игелекле ниятләр декларациясе генә түгел, турыдан-туры гамәлдә булган реаль документ.

12 декабрь көнне, Теләче җирлекара китапханәсендә шушы көнгә багышланган «Конституция – илнең төп законы» исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституцияне булдыру тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International