Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Урта Мишә авыл китапханәсе “Муса Җәлил татар телендә" номинациясендә шигырь укучылар бәйгесе үткәрде. Урта Мишә авыл китапханәсе укучылары әлеге бәйгедә катнашып Сертификат белән бүләкләнделәр.