Бу көн Олы Мәтәскә авылында да билгеләнеп үтте. Мәдәният хезмәткәрләре бу темага яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Шушылар турыда яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.